Түләүле вузда бушлай укырга мөмкинме?

2011 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе
2012 елдан башлап коммерцияле вузларда бюдет урыннары барлыкка киләчәк. Президент Медведев кул куйган закон нигезендә дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары бюджет урыннарын бүлеп бирә алачаклар. Үзгәрешләр өлешчә югары уку йортларын финанслауга да кагылды. “Дәүләт вузлары” урынына хәзер “дәүләт аккредитациясе булган вузлар” төшенчәсе кулланылачак.

Россиядә бүген дәүләт аккредитациясе булган югары уку йортлары саны меңнән артык. Аларның 452 се – шәхси. Димәк бу вузларның эшчәнлеге дә дәүләт һәм өлешчә Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тикшерелгән һәм хупланган. Нәкъ менә әлеге учреждениеләргә федераль бюджеттан, РФ субъектлары бюджетыннан, урыннардагы бюджеттан финанслау алу мөмкинлеге бирелә. Кабул итүнең контроль саннарын алуга реаль претендент сыйфатында күп дигәндә 40 алдынгы дәүләтнеке булмаган югары уку йорты катнаша алачак. Коммерцияле вузлар бюджет чараларын кайбер юнәлешләр буенча гына ала алачак: “Табигый фәннәр”, “Мәгариф һәм педагогика”, “Икътисад һәм идарә итү”, “Хезмәт күрсәтү сферасы”, “Гуманитар фәннәр”, “Социаль фәннәр” һәм “Информатика һәм хисаплау техникасы”. Һәм урыннар саны да чикле: ел саен 4,5 меңнән артык түгел.

Шәхси вузлардагы бюджет урыннарга укырга кергән студентлар, дәүләт вузлары студентлары белән бертигез хокукларга ия булачаклар. Алар шулай ук стипендия дә алачаклар. “Бюджет” исемлегенә эләгү өчен дәүләтнеке булмаган югары уку йортына берничә критерий буенча конкурста җиңеп чыгарга кирәк булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International