Иҗади һәм актив булганнарны ARTS BILER FORUMга чакыралар

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

27-30нчы июньдә Биләр музей-тыюлыгының территориясендә ARTS BILER FORUM сменасы үтәчәк.

ARTS BILER FORUM идеясе сәләтле балаларның һәм яшьләрнең иҗади потенциалын тормышка ашыру өчен мохит булдырудан гыйбарәт.

   4 көнгә форум сәләтле музыкантлар, актерлар, рәссамнар һәм биючеләр өчен мөмкинлекләр мохитенә әйләнәчәк. Бу – үзеңне конкурс программасында күрсәтү, иҗат лабораторияләре кысаларында профессионаллардан уникаль белемнәр алу, Сәләт мохитенең өлеше булу мөмкинлеге.

   Конкурс программасы үз эченә 3 юнәлеш (музыка, театр, хореография) һәм 3 яшь категориясен кертә (12-14 яшь, 15-18 яшь, 19-22 яшь).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International