Быел European Girls Mathematical Olympuiad 2018 Халыкара олимпиадасы Италиядә уза. Ярышлар 2012 елдан бирле ел саен Европа илләренең берсендә үткәрелә. Россия җыелма командасы составы математика буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының Үзәк предмет методик комиссиясе тарафыннан билгеләнә. Быел илнең җыелма командасына Татарстан кызлары: Казаннан Диана Гайнетдинова һәм Чаллыдан Элина Телешева да керде.