Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә дәүләт-шәхси партнёрлык проектларын гамәлгә ашырып килгән муниципаль берәмлекләргә грантлар аша ярдәм

2011 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе
Бүген, 29 декабрь көнне, “Егоза” балалар бакчасында (Чистополь урамы, 38, “Магеллан” торак комплексы) мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә дәүләт-шәхси партнёрлык проектларын гамәлгә ашыручы учреждениеләргә “Киләчәк”-“Будущее” программасы кысаларында грант алуга сертификатлар бирү тантанасы узачак.

Татарстан Республикасында 2010-2015 нче елларга “Киләчәк” - “Будущее” мәгарифне үстерү стратегиясе кысаларында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә дәүләт-шәхси партнёрлык проектларын гамәлгә ашыру өчен грант алуга бәйге үткәрелгән иде.

Бәйгедә катнашырга 17 проекттан гариза кабул итеп алынды. 12 гариза – Казаннан, 2 гариза – Яр Чаллыдан, берәр гариза – Түбән Кама, Яңа Чишмә, Чистай муниципаль районнарыннан. 10 проект бәйгенең җиңүчесе булып танылды.

Җиңүчеләргә грантлар җиһазлар (мебель, интерактив җиһазлар, аудио-видео техника һ.б.) белән биреләчәк, грант күләме:

- “Егоза” шәхси белем бирү учреждениесе (Казан) – 2 004815,9 сум;

- “Аннушка” шәхси мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе (Казан) – 869393,7 сум;

- “Умка” шәхси мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе (Казан) – 1 712584,2 сум;

- “Бибигон” иртә үсеш үзәге (Казан) – 318434,9 сум;

- “Кенгуру мәктәбе” дәүләтнеке булмаган белем бирү учреждениесе (Казан) – 1 442688,9 сум;

- “Сказочный” шәхси мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе (Казан) -2 863041,4 сум;

- “Лукоморье” шәхси балалар бакчасы (Казан) – 2 863041,4 сум;

- “Созвездие” шәхси балалар бакчасы (Казан) – 1 150457,2 сум;

- ““Весна” балалар бакчасы” шәхси мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе (Казан) – 1 431520,7 сум;

- “Умничка” дәүләтнеке булмаган мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе (Яр Чаллы) – 1 431520,7 сум.

Куелачак җиһазларның күләме проектта игълан ителгән төркемнәр саны һәм аларның эш режимыннан бәйле.

Әлеге чараны гамәлгә ашыруга 16,5 мең сум күләмендә финанслау бүлеп бирелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International