“Юл һәм балалар” Бөтенроссия балалар сынлы сәнгать иҗаты фестиваленә нәтиҗәләр ясалды

2011 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе
Укучылар техник иҗаты федераль үзәге 2011 елның 25 нче октябреннән 25 нче ноябренә кадәр “Юл һәм балалар” Бөтенроссия балалар сынлы сәнгать иҗаты фестивален үткәрде.

Чараның максаты – закон тыңлаучан юл хәрәкәте катнашучыларын тәрбияләү.

Фестивальдә катнашырга төп урта, урта (тулы) гомумбелем, башлангыч һөнәри, урта һөнәри һәм өстәмә белем учреждениеләрендә укучы балалар чакырылган иде.

Фестивальдә катнашучыларның яше – 7- 16 яшь.

Фестиваль 7 юнәлештә үтте:

• “Хәвефсез зебра” Бөтенроссия яшь дизайнерлар бәйгесе
• “Фотофакт” Бөтенроссия яшь фотосөючеләр бәйгесе
• “Юл хәрәкәте әлифбасы ” Бөтенроссия яшь кинематографистлар бәйгесе
• “Юл шуклыкка сабыр итми” Бөтенроссия сынлы сәнгать иҗаты бәйгесе
• “Мәктәпкә юл” Бөтенроссия әдәби иҗат бәйгесе
• “Светофорның каникуллары юк” Бөтенроссия медиаиҗат бәйгесе
• “Кызыл, сары, яшел” Бөтенроссия декоратив-гамәли иҗат бәйгесе

ФЦТТУ сайтының “Развитие системы дополнительного образования детей – Всероссийские конкурсы” бүлегендә “Юл һәм балалар” Бөтенроссия балалар сынлы сәнгать иҗаты фестиваленең нәтиҗәләре хәбәр ителә.

Татарстан Республикасыннан гомуми нәтиҗәләр түбәндәгечә:

1 нче урын – 3
2 нче урын – 3
3 нче урын – 8
Махсус дипломнар – 17

Җиңүчеләрне һәм призлы урын алучыларны әзерләгән территорияләр: Аксубай, Әлмәт, Арча, Балтач, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Мамадыш, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Саба, Тәтеш, Яр Чаллы шәһәре, Казан шәһәре (Совет районы).

1 нче урын алган укучыларны әзерләгән территорияләр һәм учреждениеләр: Әлмәт (“Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәге” учреждениесе, Әлмәт шәһәре), Мамадыш (“Зур Шия урта гомумбелем мәктәбе”), Тәтеш (“Балаларга өстәмә белем бирү үзәге”) муниципаль районнары.

Татарстан Республикасыннан җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар исемлеге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International