Ульяновск шәһәрендә информатика буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы тәмамланды. Олимпиадада Россия Федерациясенең 85 төбәгеннән барлыгы 244 укучы катнашты. Татарстан Республикасы данын яклаучы командада Н.И. Лобачевский исемендәге лицей һәм Казан федераль университетының IT-лицееннан, Казан шәһәренең 131нче лицееннан, 2нче лицей-интернаттан, Ж.А. Зайцева исемендәге 122нче гимназиядән, Россия Герое А.В. Козин исемендәге 7нче гимназиядән һәм Яр Чаллы шәһәренең 26нчы гимназиясеннән барысы 20 укучы көч сынашты.