БДИны вакытыннан алда бирү чоры югары дәрәҗәдә узды

2018 елның 13 апреле, җомга

21нче марттан 11нче апрельгә кадәр БДИны вакытыннан алда тапшыру этабы югары дәрәҗәдә оештырылды, җитди бозулар һәм технологик хаталар күзәтелмәде.

Имтиханнарны вакытыннан алда тапшыру чорында 23 меңнән артык кеше сынау узды. Нигездә, үз нәтиҗәсен яхшыртырга теләүче узган елгы чыгарылыш сыйныф укучылары катнашты. Имтиханнар Чукотка автономияле округыннан тыш, РФнең  барлык субъектларында – 245  имтихан үткәрү пунктында  узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International