Бүген Казанда «БДИга курыкмыйча барып буламы?» дигән темага Республика ата-аналар интернет-җыены узды. Биредә Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчесе Рәфис Борһанов мәктәпне тәмамлаучыларга берничә киңәш бирде.
«Имтихан бирүчеләргә биремнәрне игътибар белән укырга һәм аларны тулы күләмдә үтәргә, сорауга тулы җавап бирергә киңәш итәр идем. Ул чакта, минемчә, өстәмә баллар җыярга мөмкин. Әлбәттә, фәнне яхшы белгән укучы имтиханны бирә алачак», - диде министр.