Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Р.Т. Борһановка «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшүсмерләр оешмасын тәкъдир иттеләр. Очрашу кысаларында 2017 - 2018 елның ноябрь-март айларында «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте»нең төбәк бүлеге башкарган эшчәнлеккә йомгак ясадылар, 2018 елның язына планлаштырылган чаралар турында фикер алыштылар.