17нче апрельдә Апаста «Без бергә» Республика балалар сәнгать халык иҗаты фестиваленең зона этабы тәмамланды. Фестивальнең ачылу тантанасында педагогия фәннәре кандидаты, КФУ профессоры, ТР һәм РФнең атказанган артисткасы Л.А. Әхмәтова, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы киңәшчесе С.П. Федоров, Апас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Л.Р. Сафина катнашты.