Рәфис Борһанов Мәскәү халыкара мәгариф салоны эшендә катнаша

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

18нче апрельдә башкаланың Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә V Мәскәү халыкара мәгариф салоны эшли башлады.

«Тотрыклы үсеш максаты 4: мәгариф өлкәсендә мәгълүмати-коммуникатив технологияләр куллану мәсьәләләре буенча глобаль диалог» дип исемләнгән ЮНЕСКОның Министрлык  форумы  әлеге чараны ачу кысаларында үткәрелгән төп вакыйга булды. Форум сессиясендә докладлар белән Беларусь Республикасы, Бурунди Республикасы, Иран Ислам Республикасы, Пакистан Ислам Республикасы, Палестина Дәүләте Мәгариф министрлары чыгыш ясадылар.

Форум сессиясе эшен Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры О.Ю. Васильева ачты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International