6нчы сыйныф укучылары биология фәне буенча бөтенроссия тикшерү эшләре язачак

2018 елның 20 апреле, җомга

20нче апрельдә Россия мәктәпләренең 6 сыйныф укучылары биология фәне буенча бөтенроссия тикшерү эшләре (БТЭ) язачак. Әлеге тикшерү эшләре 2018 елда беренче тапкыр үткәрелә һәм биредә мәктәпләрнең катнашуы ирекле рәвештә. Биология фәне буенча бөтенроссия тикшерү эшләрен Россия төбәкләреннән барысы 26 мең мәктәп уздырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International