20нче апрельдә Татарстан Республикасының Аксубай районында балаларны тәрбиягә алган гаиләләрнең VI республика форумы узды.
Форум эшендә Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова катнашты.
Форум программасында түбәндәге мәсьәләләр каралды: тәрбиягә алган гаиләләрдә балаларның иминлеген тәэмин итү, аларның сәламәтлегенә зыян китерүне һәм җәбер-золым булдырмау буенча чаралар күрү.