Рособрнадзор мәктәпләргә БТЭ нәтиҗәләрен объектив бәяләргә кирәклеге турында искәртте

2018 елның 20 апреле, җомга

«Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтү буенча федераль хезмәте Бөтенроссия тикшерү эшләрен (БТЭ) гадел уздыруны контрольдә тота», - дип белдерде Рособрнадзор җитәкчесе урынбасары Анзор Музаев.

Ул искәртеп узганча, 2017 ел нәтиҗәләре буенча Рособрнадзор кайбер мәктәпләрдә Бөтенроссия тикшерү эшләрен объектив үткәрмәү очракларын ачыклаган. Мондый мәктәпләр исемлеге төбәк мәгариф идарәсе органнарына җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International