19нчы апрельдә мәгълүмати-консультатив төркем Сарман районы Сарман авылында балаларга тәрбия, белем бирү, опека һәм попечительлелек мәсьәләләре буенча хокукый консультация уздырды. Бүген, 20нче апрельдә консультацияләр үткәрү Сарман районы Җәлил шәһәр тибындагы поселогында дәвам итә.