Казанда Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасының республика этабы үтте

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

Ярышларның республика этабы ике: «Яшьләр» һәм «Иҗат» категорияләрендә узды. Олимпиадада Татарстан Республикасының 17 муниципаль районыннан 110 бала катнашты.

Олимпиаданы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Иннополис Университеты, «Зарница» балалар фәнни-күңел ачу үзәге белән берлектә оештырды.

Олимпиада муниципаль берәмлекләрнең Республика фестивале кысаларында балалар техник иҗатына булышлык күрсәтү, тагын да  үстерү һәм бигрәк тә балалар техник иҗатының заманча юнәлешләрен үстерү, Татарстанда робототехниканы популярлаштыру һәм пропагандалау максатында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International