Агросәнәгать көллияте студенты Мәскәү халыкара мәгариф салонында катнашты

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

Мәскәүдә V Мәскәү халыкара мәгариф салоны узды. Ул Россиядә  мәгариф өлкәсендә үткәрелә торган иң зур чара, ачык форум һәм илебездә белем бирүдәге яңа технологияләрне киң яктыртучы иң зур күләмдәге күргәзмә.

Россия Федерациясе җитәкчелегенә өстәмә белем бирү юнәлешендә ирешелгән казанышларны тәкъдим итү максатыннан, иң яхшы балалар проектлары сайлап алынды. Мәскәү халыкара мәгариф салонында катнашу өчен төп экспонат булып Түбән Кама шәһәре «Кванториум» балалар технопарклары  федераль челтәре операторы чакырылды.

«Түбән Кама агросәнәгать көллияте» студенты балалар технопаркы укытучысы Наталья Грачева (WorldSkills эксперты) җитәкчелегендә  сәнәгать роботы Kuka ярдәмендә Мәскәү халыкара мәгариф салонына килүчеләргә сәнгати осталыкларын күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International