Казанда "Абдулла Алиш эзләреннән" V төбәкара конференциясе узды

2018 елның 27 апреле, җомга

27нче апрельдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Казан шәһәре мәгариф идарәсе белән берлектә "Абдулла Алиш эзләреннән" дип исемләнгән V төбәкара фәнни-гамәли конференциясен үткәрде. Чара Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназиядә узды.

Конференциягә рус һәм татар телләрендә 850дән артык эш кабул ителде. II турда Татарстан Республикасы, Башкортстан Республикасы һәм Төмән өлкәсеннән килгән укытучылар һәм укучылар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International