Олимпиада Казанда 23 – 28нче апрель көннәрендә узды. Инглиз теле буенча үткәрелгән Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында Россиянең 70 субъектыннан 199 укучы катнашкан.
Олимпиада турлары Казан (Идел буе) федераль университетында үткәрелде.
Олимпиадада катнашучылар интеллектуаль ярышларда көч сынашудан тыш, Казан Кремленә, В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры, КФУ музейларына, Зөя утрау-шәһәрчегенә экскурсияләрдә булдылар.