ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы «Тәрбия һәм балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» грантын игълан итә

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

26нчы апрельдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә уздырды.

Киңәшмә барышында «Тәрбия һәм балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» гранты игълан ителде. Грант түбәндәге номинацияләр буенча биреләчәк:

  1. «Өстәмә белем бирү оешмасының иң яхшы директоры» (50шәр мең сумнан 14 грант);
  2. «Иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы» (50шәр мең сумнан 140 грант);
  3. «Иң яхшы өстәмә белем бирү методисты» (50шәр мең сумнан 14 грант);
  4. «Тәрбия һәм балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» (тәрбия һәм балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендә кадрларның һөнәри осталык республика бәйгеләре кысаларында: «Чын кеше тәрбияләүче», «Йөрәгемне балаларга бирәм», «Педагог-психолог - 2018») (50шәр мең сумнан 12 грант (1, 2, 3нче урыннар); 25әр мең сумнан 28 грант (лауреатлар);
  5. «Иң яхшы педагог-оештыручы» (50шәр  мең сумнан 30 грант);
  6. «Психология-педагогика хезмәте күрсәтү үзәгенең (ППМС-үзәк) иң яхшы педагог-психологы» (50шәр мең сумнан 15 грант);
  7. «Белем бирү оешмасының һәм дәүләт бюджет оешмасының иң яхшы педагог-психологы» (30ар мең сумнан 25 грант);
  8. «Һөнәри белем бирү оешмасы директорларының тәрбия эшләре буенча иң яхшы урынбасары» (2017/2018 уку елында һөнәри белем бирү оешмаларын рейтинглау нәтиҗәсендә) (50шәр мең сумнан 15 грант).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International