Дияр Камалетдинов һәм Тимур Сафиуллинның «Нейрохронометр 2.0» күчмә лаборатория» проекты «ШУСТРИК» Бөтенроссия фәнни-техник иҗат бәйгесендә иң яхшысы дип табылды. Сайлап алу этаплары илнең 10 төбәгендә үткәрелде. Финалга проектларны Россиянең 33 субъектыннан 400 катнашучы җибәрде.