Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте БДИ үткәрү тәртибен тагын да камилләштерү буенча тәкъдимнәр җыюны дәвам итә. БДИда катнашучылар имтиханның җитешсез якларын һәм комачаулык итүче сәбәпләр турында түбәндәге электрон адреска язарга мөмкин: vypusknik2018@obrnadzor.gov.ru
Узган пресс-конференциядә РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары – Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов БДИда катнашучылардан имтихан тапшыру шартларын камилләштерү буенча тәкъдимнәр җыюның башлануы хакында белдерде.
Тәкъдимнәрне җыю 2018 елда үтәчәк БДИның төп чоры (28 майдан – 2 июльгә кадәр) вакытында да дәвам итәчәк.