2018 елның 27 нче апрелендә Казан шәһәренең 4нче гимназия-интернатында «Татар хатын-кызларының халыкара мәгърифәте үсешенә керткән өлеше һәм әһәмияте» дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Әлеге конференция Бөтендөнья татар конгрессы, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырылды. Конференция кысаларында укучы кызларга беренче тапкыр «Ак калфак» премиясе бирелде.
Конкурс 2 турда узды. Беренче турда укучы кызлар оештыру комитеты исеменә эссе һәм портфолиоларын җибәрделәр. Икенче тур «Минем гаиләм гореф-гадәтләр сагында» темасына багышланган җанлы әңгәмә форматында узды.
Икенче турга җиде укучы узды. Гран-прины 2 нче гимназия укучысы Мәликә Мотыйгуллина яулады, икенче урынны 4 нче гимназия-интернат укучысы Сәйдә Мөхәмәтҗанова алды һәм 3 нче урын 12 нче гимназия укучысы Алинә Хөснетдиновага бирелде.