Бүген Муса Җәлил һәйкәле янында «Парадта катнашкан өчен» медален тапшыру тантанасы булды. Медальләрне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышланган Казан хәрби гарнизоны гаскәрләренең тантаналы марш белән узуында катнашкан Казан шәһәре гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына, Яшел Үзән районы юнармия хәрәкәтендә тәрбияләнүчеләргә тапшырдылар.
Бүләкне укучыларга ТР Премьер-министр урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов, хәрби коммиссар – Сергей Погодин, “Юнармия” төбәк штабы җитәкчесе генерал-майор Александр Бородин тапшырды.