6нчы майда Тәтеш районы Бакырчы авылында «Мәңгелек хәтер ватандашларга - Ватанны саклаучыларга, тыл хезмәткәрләренә»дип исемләнгән мемориал ачылды. Тантаналы чарада РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле М. Бабич, Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов, Россия Федерациясенең ике Герое - Ингушетия Республикасы башлыгы Ю. Евкуров һәм РФ Президенты Администрациясе эчке сәясәт буенча идарәсенең төбәк сәясәте департаменты җитәкчесе А. Романов, РФ Иминлек Советы секретаре ярдәмчесе Н. Мохитов, Тәтеш районы җитәкчесе Р. Сафиуллов катнашты.