Казан шәһәренең Яңа Савин районы Россия Герое М.Р. Әхмәтшин исемендәге 113 нче урта гомуми белем бирүче аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган татар-рус мәктәбендә “Тарихның данлы сәхифәләре. Геройлар Мәктәбе” республикакүләм бәйгесе узды. Бәйге беренче тапкыр Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты, Казан шәһәре Башкарма комитеты мәгариф идарәсе, Казан шәһәре Башкарма комитетының Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары буенча мәгариф идарәсе, «Армия, авиация һәм флотка ирекле ярдәм итү җәмгыяте» (ДОСААФ) төбәк иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе ярдәмендә үткәрелде.
Бәйгедә Советлар Союзы Геройлары һәм Россия Геройлары, илебезнең күренекле гражданнары исемнәрен йөрткән Татарстан Республикасының 50 мәктәбе катнашты. “Тарихның данлы сәхифәләре. Геройлар Мәктәбе” I республика бәйгесенең ачылу тантанасында укучылар алты секциядә үзләренең проект эшләрен тәкъдир иттеләр.