«Безнең яңа укытучы» грантына дәгъва кылучыларның гаризалары каралды. Барысы 379 гариза теркәлде. 2 гариза кире кагылды. Шәхсән катнашу этабына 377 дәгъва кылучы үтте. Тест үтү өчен 23 нче майда Республика белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәгенә (Казан шәһәре, Боевая урамы, 13нче йортка) килү сорала.
Бинага керү һәм теркәлү өчен паспорт булуы мөһим.
9.00 сәгатьтә тест үтү өчен математика, информатика, физика, химия, биология, география, тарих, җәмгыять белеме укытучылары чакырыла.
11.00 сәгатьтә тест үтү өчен рус теле һәм әдәбияты, туган тел (татар теле) һәм әдәбияты, инглиз, француз, немец телләре һәм физик культура укытучылары чакырыла.
14.00 сәгатьтә тест үтү өчен башлангыч сыйныф, технология һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучылары чакырыла.
29нчы майда 10.00 сәгатьтә тест үтү өчен Казан педагогия көллиятендә (Казан шәһәре, Даурская урамы, 30нчы йорт) сынлы сәнгать, музыка укытучылары, дефектологлар, олигофренопедагоглар, логопедлар, компенсацияләүче һәм коррекцияле гомуми белем бирү оешмаларының башлангыч сыйныф укытучылары чакырыла.