Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге: БДИ югары уку йортына кергәндә коррупция дәрәҗәсен киметте

2018 елның 6 июле, җомга

РМА Яңалыклар карамагында булган мәгълүматлар буенча, Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштырган кешеләрнең 35% ы БДИ югары уку йортына кергәндә  коррупция дәрәҗәсен киметте дип саный.

Мәҗбүри БДИ кертелүгә 10 ел узгач, бу имтихан турында россиялеләрнең күпчелеге белә дип саный сораштыручыларның 89% ы.

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштырган кешеләрнең 57% ы бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәсендә илнең иң ерак почмакларында яшәүче сәләтле балалар дәрәҗәле югары уку йортларына укырга керү мөмкинлегенә ия булдылар  дип саныйлар.

Социологлар ачыклавы буенча, Россиядә яшәүчеләрнең 65%ы БДИның тест өлешен бетерү укучыларның чын белем дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирә дип саный, ә 25%ы алар фикере белән килешми. Ә менә 71%ы БДИ кертелгәннән соң укучыларның белемен бәяләү формальлеккә әйләнде дип уйлый. Моннан тыш, сораштыручыларның 77%ы БДИ укучыларның шәхси сәләтләрен исәпкә ала дип саный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International