“Безнең яңа укытучы” грантына дәгъва кылучылар бәйгесе турында мәгълүмат

2018 елның 6 июле, җомга

Укытучы һөнәренә сәләте булган, әйдәп баручы югары уку йортларын (шул исәптән педагогик юнәлештә булмаганнарны да) тәмамлаган  сәләтле яшьләрне, яшь аспирантлар һәм фән кандидатларын  мәктәпкә эшкә җәлеп итү максатыннан үткәрелә торган “Безнең яңа укытучы” грантына дәгъва кылучылар бәйгесе төгәлләнде.

Бәйгенең турыдан-туры катнашу этабы Республика белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәгендә һәм Казан педагогия көллиятендә узды. Бу этапка грантка дәгъва кылучы 373 укытучы үтте. Тест биремнәрен һәм һөнәри-психологик әңгәмәне 338 укытучы уңышлы үтте.

Турыдан-туры катнашу этабының нәтиҗәләре: http://mon.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1458262.pdf

“Безнең яңа укытучы” грантына дәгъва кылучыларның йомгаклау исемлеге: http://mon.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1458266.pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International