«Алан» дип аталган физика һәм химия буенча I Казан күп фәннәр җәйге мәктәбе уңышлы узды

2018 елның 6 июле, җомга

«Алан» күпфәннәр буенча җәйге мәктәбе «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында узды. Сменада катнашучылар өчен Россиянең һәм Татарстанның әйдәп баручы югары уку йортлары укытучылары һәм студентлары лекцияләр циклы, гамәли занятиеләр һәм факультативлар үткәрде. Мәктәптә катнашучылар өчен махсус КФТТУ лабораториясендә органик һәм органик булмаган химия буенча гамәли һәм лаборатор эшләр оештырылды. Химик квестта укучылар  үзләренең белемнәрен күрсәттеләр, бергәләп мәсьәләләр чиштеләр, гамәли эшләр башкардылар, проект әзерләделәр. Иң күп балл җыйган команда КФТТУның грамоталары белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International