ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы 8 – 10нчы июльдә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VII Бөтенроссия съездын үткәрә.
Съезд эшендә Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән, Казахстан Республикасыннан һәм Татарстаннан Россия Федерациясе төбәкләре башкарма хакимияте органнарының мәгариф өлкәсендә идарә итүне гамәлгә ашыручы милли мәгариф кураторлары, ТР районнары мәгариф идарәләренең (бүлекләренең) милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча җаваплы белгечләре, методистлары, РФ төбәкләренең татар иҗтимагый оешмалары һәм милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре, РФ төбәкләренең укыту татар телендә алып барыла һәм татар теле өйрәнелә торган мәгариф оешмалары җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнаша.
Бүген съездның секция утырышы Кукмарада булды. Утырышлар дүрт секциядә узды: “Милли мәгариф заманча таләпләр контекстында: чакырулар, проблемалар, чишү юллары”, “Баланың милли үзаңын һәм шәхесен формалаштыру факторы буларак поликультуралы белем бирү”, “Заманча таләпләр кысаларында татар телен һәм әдәбиятын укытуда нәтиҗәле технологияләр”, “Этномилли белем бирүне үстерүдә хакимият органнары һәм милли-мәдәни автономияләрнең үзара багланышлары”. Секция утырышлары барышында милли мәгариф мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр оештырылды. Моннан тыш, съезд кунаклары районның белем бирү оешмаларында да булдылар.