20-22нче июль көннәрендә Несебр шәһәрендә «Чиксез Несебр» физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең IV Халыкара фестивале узды. Фестиваль Кара диңгез ярында Несебр шәһәренең борынгы Амфитеатр сәхнәсендә узды. Конкурс программасын түбәндәге категорияләргә бүлделәр: вокал, хореография, инвалид коляскасында бию, ымлап җырлау, инструменталь жанр. Фестивальдә Болгария, Украина, Беләруссия, Казахстан, Россиядән килгән коллективлар катнашты. Конкурста Казанның Ласточкина исемендәге мәктәп-интернатын “Ласточки” бию коллективы тәкъдир итте. Коллектив “Хореография” номинациясендә 2нче урынны яулады. Ласточкина исемендәге мәктәп-интернатының педагогы Ольга Фаляхова “Ымлап җырлау” номинациясендә 1нче урынны алды.