22-24нче июль көннәрендә «Дуслык» олимпиада үзәгендә Республика проект мәктәбе узды. Биредә Казан, Яр Чаллы, Нурлат, Бөгелмә, Әлмәт һәм башка шәһәрләрдән 14 яшьтән 17 яшькә кадәр булган 100 дән артык укучы катнашты. Бу стратегик инициативалар агентлыгының «Төбәкләр өчен киләчәк кадрлары» федераль инициативасын гамәлгә ашыруның икенче этабы. Татарстанда проект Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча эшли.
Өч көн дәвамында укучылар проектлы иҗат нигезләренә өйрәнделәр, үз тьюторларына ярдәм итү һәм хезмәттәшлек күрсәтү буенча тренинглар үттеләр, командаларда үз проектлары буенча эшләделәр.