Татарстан Республикасы делегациясе «Җәяүле» һәм «Җәяүле төркем» дистанцияләрендә команда зачетында 2нче урынны алды, шулай ук, «Команданы тәкъдир итү» бәйгесендә 3нче урынны яулады.
23-28нче июль көннәрендә Владимир өлкәсенең Доброград шәһәрендә союздаш дәүләтләр укучыларының XII туристлар слеты узды.
Слетка Россия Федерациясеннән 34 команда, Беларусь Республикасыннан 7 команда килгән. Татарстан Республикасын Казан шәһәренең Яңа Савин районы «Простор» балалар һәм яшүсмерләр туризм һәм экскурсия йорты командасы яклады. Быел слетны оештыручылар катнашучылар өчен киңкырлы һәм күптөрле программа әзерләгәннәр.