Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә «Балаларга өстәмә белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» грантының түбәндәге номинацияләре буенча җиңүчеләр билгеле булды: «Өстәмә белем бирү оешмасының иң яхшы директоры», «Өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы методист», «Өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы педагог», «Иң яхшы педагог-оештыручы», «Психология-педагогика хезмәтенең (ППМС-үзәк) иң яхшы педагог-психологы», «Мәгариф оешмасы, дәүләт бюджет оешмасының иң яхшы педагог-психологы».
Грант алу өчен бәйгедә катнашырга барлыгы 479 гариза кабул ителде.
Грант алучылар исемлеген биредә карый аласыз.
Апелляцияләр 2018 елның 31нче июленнән 13нче августына кадәр rcvr2014@mail.ru электрон адрес буенча «Апелляция грант - 2018» дигән тема белән кабул ителәчәк.