Алабугада мәктәп укытучыларының IX Халыкара фестивале ачылды

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Мәктәп укытучыларының фестивале Казан (Идел буе) федераль университетының Алабугадагы институтында 2010 елда педагогик белем бирү проблемаларына игътибарны юнәлдерү максатыннан оештырылды. Шуңа күрә дә ул беренче елларында республика педагогик форумы форматында үтте. 2011 елда ул бөтенроссия статусын алды, 2012 елда инде халыкара форматта үтте.

Тугызынчы фестивальдә цифрлаштыру турында фикер алышу булачак. Төгәлрәк итеп әйткәндә, мобиль һәм цифрлы технологияләр гасыры булган  XXI гасырда белем бирүдәге проблемалар турында сүз барачак.

Килгән кунакларның һәм катнашучыларның саны 600дән артып китүе дә гаҗәп түгел. Алар арасында ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов, ТР Мәгарифне үстерү институты директоры Людмила  Ногманова, Алабуга муниципаль районы җитәкчеләре, шулай ук  Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының әйдәп баручы укытучылары, урта һәм югары уку йортлары вәкилләре, Россиянең һәм чит илләрдәге югары уку йортларының галимнәре, мәгариф үсеше өлкәсендәге экспертлар катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International