“Бәхетле вакыйгалар”( «Счастливые истории») хәйрия фонды Россия, ерак һәм якын чит илләрдә татар һәм рус телләрендә иҗат итүче яшь авторлар арасында ел саен үткәрелә торган «Глаголица» Бәйсез балалар әдәби премиясенә бәйге сезонын игълан итте.
2018 елның 10нчы сентябренә кадәр https://www.glagolitsa-rt.ru/ сайтында 10 яшьтән алып 17 яшькә кадәр булган авторлардан поэзия, проза, эссеистика, француз, инглиз, немец, татар телләреннән рус теленә әдәби тәрҗемәләр кабул ителә.