Рособрнадзор җитәкчесе Белем сыйфатын бәяләү буенча халыкара совет төзелүе турында белдерде

2018 елның 17 августы, җомга

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтү буенча федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов Байкал белем бирү форумы барышында укучыларның компетенциясен бәяләү системасын үстерүнең стратегик  мәсьәләләрен тикшерү белән шөгыльләнәчәк  Белем сыйфатын бәяләү буенча халыкара совет төзелүе хакында белдерде.

“Без Байкал белем бирү форумында Белем сыйфатын бәяләү буенча халыкара совет төзергә кирәклеге турында карар кабул иттек. Бу совет эшендә катнашу өчен без безнең экспертларны, дәүләт мәгариф идарәсе органнары вәкилләрен, халыкара экспертларны чакырабыз. Бары тик бердәм тырышлык белән генә без дөрес карарга килә алырбыз”, - диде Сергей Кравцов форум эшенең ахыргы көнендә.

Белем сыйфаты үсеше федераль институты директоры Сергей Станченко бүгенге көнгә Россия белем бирү системасында бәяләү процедуралары комплексының үсеше юнәлешендә  бик күп эш башкарылуын, квалификацияле, шул исәптән белем сыйфатын халыкара чагыштыруны тикшерүдә катнашу тәҗрибәсе булган  экспертлар оешмасы булдырылуын  билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International