Татарстан Республикасының “Татарстан Республикасы гражданнарына бушлай хокукый ярдәм күрсәтү турында”гы Законы нигезендә һәм Татарстан Республикасы Көне уңаеннан, бүген «МЕГА» сәүдә үзәгендә 11 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр халыкка бушлай хокукый ярдәм күрсәтү буенча чара оештырыла. 1нче сентябрь алдыннан һәр гражданин чарада катнашучы Министрлыкның хокукый бүлек хезмәткәрләренә Татарстан Республикасында белем бирүгә кагылышлы сорауларны бирә ала.