Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
7-11 сыйныф укучылары өчен Казанда институт ачыла
2012 елның 15 марты, пәнҗешәмбе
Республика мәктәпләренең 7 – 11 сыйныфларында укучылар инде быелдан ук Казандагы югары уку йортына керә ала. Алар өчен мәктәп программасындагы дәресләрдән тыш, башкаладагы Кече филология һәм сәнгать институтында да белем алу мөмкинлеге тудырылды.
Яңа формадагы уку йорты Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институты базасында (элеккеге педагогика университеты) эшли. Агымдагы елның 30 мартында Татарстан урамы 2 йорт адресы буенча әлеге институтны ачу тантанасы узачак. Кече филология һәм сәнгать институты студенты булырга теләгәннәр әлеге чарада катнашып, яңа уку йорты, аның эшчәнлеге, мөгаллимнәр белән таныша ала. Кече институтның мактаулы президенты – тел белеме өлкәсендә мәшһүр галим, академик Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев. “Мин үзем дә 1951 елны Казан дәүләт университетын тәмамладым. Биредә белем алу – зур дәрәҗә. Инде мәктәп укучыларына хәзер үк шушы вузның Кече институтына керү һәм анда төрле юнәлешләр буенча шөгыльләнү мөмкинлеге тудырыла икән, аннан файдаланып калырга кирәк. Мин иң беренче чиратта әти-әниләргә, мәктәп укытучыларына мөрәҗәгать итәм. Балаларга хәзердән үк дөрес юнәлеш бирү зарур. Кече филология һәм сәнгать институты исә аларга киләчәктә югары белем алырга юл ачачак”, - ди Мирфатыйх ага. Казан дәүләт университетының Филология һәм сәнгать институты директоры Рәдиф Җамалетдинов сүзләренә караганда, Кече институт ачуның максаты – вуз белән мәктәп арасында тыгыз һәм нәтиҗәле хезмәттәшлекне булдыру, укучылар белән төрле юнәлештә индивидуаль эшләү, аларга югары белем алуда, һөнәр сайлауда дөрес юнәлеш бирү. “Бу проект федераль вуз ректоры Илшат Гафуров тарафыннан яклау тапты һәм югары уку йортының мондый юнәлештә махсус программасы кабул ителде”.
Кече филология һәм сәнгать институтында 6 факультет эшләячәк. Алар – татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты, чит телләр, тәрҗемә, компьютер лингвистикасы, сәнгать һәм дизайн факультетлары. Кече институт директоры Татьяна Бычкова аңлатканча, кабул ителгән укучылар уку елы дәвамында ай саен сайлап алган белгечлекләре буенча Казанга килеп һәм читтән торып төрле дәресләргә йөри, лекцияләр тыңлый, практик эшләрдә, тренингларда, мастер-классларда, олимпиада һәм конференцияләрдә катнаша алачак. Иң мөһиме, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Бердәм дәүләт имтиханнарына ныклы әзерлек максатыннан консультацияләр оештырыла. Шулай ук дистанцион формада да укыту алып барылачак. Кече филология һәм сәнгать институты студенты булырга теләгән мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре 26 мартка кадәр гариза язып тапшыра алалар. Бу хакта тулы мәгълүматны ifi.kpfu.ru cайтыннан табарга мөмкин. Ә инде 30 мартта яшь студентларыбыз өчен кызыклы шоу-программа әзерләнә һәм анда аларга студент билетлары тапшырылачак, - дип белдерде Татьяна Бычкова.
Укучыларга киңәш йөзеннән шуны ассызыклау зарур, киләчәктә югары уку йорты студенты булу өчен бүгеннән үк“яшел ут” янган икән, кыю рәвештә белем дөньясына атларга мөмкин. Югары белем исә - алдагы тормыш юлының төп маягы.
“Татар-информ” МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Казанда социаль медиада агарту эшчәнлеге алып баручы педагог-остазлар җыелачак
21 апрельдә Казанда беренче тапкыр Татарстан Республикасы Бөтенроссия агартучы-остазлар бергәлегенең көндезге төбәк слеты узачак.
20
апрель, 2026 ел
Казаннан Валерия Денежкина — әдәбият буенча бөтенроссия олимпиадасының абсолют җиңүчесе
13-19 апрель көннәрендә Владикавказда мәктәп укучыларының әдәбият буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Илсур Һадиуллин Татарстанның төбәкләргә 32 мең дәреслекне бушлай тапшыруы турында әйтте
Казанда узган «Туган тел» халыкара форумының пленар утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин төбәкләрдәге татар мәктәпләрен дәреслекләр белән тәэмин итү мәсьәләсенә дә тукталды.
Татарстанда 9нчы сыйныфлар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенең (ГИА-9) вакытыннан алда тапшыру этабы башлана
21 апрельдән төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенең (ГИА-9) вакытыннан алда этабы башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз