Татарстанда Яндекс.Лицейга яңа җыелма башланды. Бу – программалаштырырга өйрәнергә теләгән мәктәп укучылары өчен түләүсез курслар. Яндекс.Лицейга керү өчен 9 нчы сентябрьгә кадәр yandexlyceum.ru сайтында анкета тутырырга һәм онлайн-тест үтәргә кирәк. Башкарып чыгучы кешеләр әңгәмәгә чакыру алачак.
Яндекс.Лицейга 8нче яки 9нчы сыйныфта укырга керергә була. Яшенә карамастан, балалар гомуми программа буенча ике ел дәвамында шөгыльләнәләр. Дәресләрдә алар Python телен үзләштерәләр. Биредә Яндекста укыган тәҗрибәле җирле укытучылар укыта.
Казан һәм Яр Чаллы Иннополисында Яндекс.Лицей җыелмасы икенче тапкыр инде ачыла: узган елны укырга керү өчен 759 кеше гариза тапшырды, шуларның 113е кабул ителде. Көз көне алар укуларын икенче курста дәвам итәчәк. Тагын җиде торак пункт — Азнакай, Алексеевск, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Балык Бистәсе — проектка беренче тапкыр кушылдылар. Моннан тыш, республиканың башка районнары балалары өчен проект кысаларында дистанцион укыту планлаштырылган.
Быел Яндекс.Лицей Татарстанда 22 мәйданчыкта эшли – мәктәп, лицей һәм Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы базасында. Дәресләр 15:00 сәгатьтән соң атнага ике тапкыр үткәреләчәк. Уку елы октябрь башында башланачак.
«Яндекс.Лицейда укучылар сәнәгать программалаштыруы буенча белем алачак, — дип сөйли Яндекс.Лицей директоры Марина Суслова. — Проект 2016 елда барлыкка килде, ел саен аның масштаблары арта бара».
Яндекс.Лицей Россия төбәкләренең яртысында диярлек, 131 мәйданчыкта, шулай ук Казахстанда эшли. Татарстанда проектны Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, шулай ук Мәгариф һәм фән министрлыгы хуплый.
«Яндекс.Лицей Татарстанда икенче елын эшли һәм мәктәп укучыларының махсус күнекмәләр алуы һәм һөнәри юнәлеш бирүенең яхшы үсеше өчен нигез булды. Яңа уку елында биредә укучыларның санын 1000 кешегә кадәр арттырырга планлаштырабыз, - дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов. – Татарстан балалары өчен Яндекс.Лицей, шулай ук өстәмә белем бирү өчен башка проектлар безгә яңа буын үстерергә ярдәм итәр».
«Яндекс.Лицей проектында катнашу – үзләренең киләчәген IT-индустрия белән бәйләргә җыенучы балалар өчен бик яхшы шанс. Бүгенге көндә IT-белгечлекләр иң перспективалылар исемлегенә керә. Узган уку елында Яндекс. Лицей проекты Татарстанның 3 шәһәрендә, 5 мәйданчыгында гамәлгә ашырылды, ә бүгенге көндә аңа 20дән артык уку йортлары да кушылды. Татарстанда югары класслы эшләүчеләр һәм IT-белгечләрне укыту өчен барлык тиешле шартлар да тудырылган. Безнең укучылар инде югары нәтиҗәләр күрсәтә, һәм, мин ышанам ки, якын арада Татарстан егетләре Россия һәм халыкара югары технологияләр базарында лаеклы төстә көндәшлек итүләрен дәвам итәчәк», - диде ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов.