Өч көн эчендә балалар CorelDraw график редакторында модельләштерүгә, конструированиегә, гади электросхемаларны җыярга, лазерлы станокта эшләргә өйрәнделәр. Алынган күнекмәләрне укучылар практикада куллана алдылар: алар гади инженер-техник проектларны башкарып чыга алдылар – брелоклар, яктырткычлар һәм хәтта пневмогидроракета ясадылар. Хуҗалык эше буенча проректор Алексей Огонев балалар өчен булачак Ту-144 интерактив музее турында экскурсия үткәрде.