ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов Белем көне белән котлады

2018 елның 31 августы, җомга

Кадерле балалар! Хөрмәтле педагоглар һәм ата-аналар!

Сезне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлыйсым килә. 1нче сентябрь – ул Белем көне генә түгел, һәрберегез тормышында яңа чор башлануны символлаштыручы бәйрәм дә. Алда – кызыклы фәннәр, укытучылар, классташлар белән очрашу, кызыклы бурычлар һәм ачылышлар.

1нче сентябрьне беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре аеруча сагынып көтеп алалар. Бүген мәктәпләргә беренче тапкыр 50 613 яшь татарстанлы килә. Парта артына 37 меңнән артык тугызынчы сыйныф укучылары һәм 16 меңгә якын унберенче сыйныф укучылары утырачак.

Педагогларга һәм ата-аналарга һөнәри уңышлар һәм сабырлык телим. Яңа уку елында алган белемнәр яңа буын өчен башлангыч нигез булсын! Ә барлык мәктәп укучыларына һәм студентларга  яңа уку елында яхшы билгеләр телим!

ТР Премьер-министры урынбасары –

ТР мәгариф һәм фән министры                                                             Р.Т.Борһанов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International