“Салават Күпере” микрорайонында бүген ачылган 182нче политехника лицее бинасы 1224 укучыга, 53 класска исәпләнгән.
Киров районындагы 182нче политехника лицеена 42 сыйныф тупланган, 1163 бала кабул ителгән. Биредә 70 укытучыны санап, 119 хезмәткәр эшли.
Лицейда инженер-технология, физика-математика, спорт юнәлешләре сайланган. Лицей базасында музыка мәктәбе, театр түгәрәге, спорт секциясе эшләячәк. Учреждениедә ике китапханә, робототехника һәм инженер-технология сыйныфлары, актлар залы, мәгълүмат үзәге, озайтылган көн сыйныфы, медицина блогы, уен бүлмәсе бар.
Тантаналы линейкада Казан мэры Илсур Метшин укучыларны, укытучыларны һәм әти-әниләрне яңа уку елы башлану һәм яңа мәктәп ачылу белән котлады.
Илсур Метшин Казанда, шул исәптән “Салават Күпере”ндә дә шундый мәктәпләр төзеләчәген әйтте.
Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Татарстанда бүген сигез яңа мәктәп ачылуын билгеләп үтте.
182нче политехника лицее директоры Руслан Дуженков әлеге мәктәпнең уңышлы һәм көндәшлеккә сәләтле укучылар тәрбияләячәгенә ышандырды.