Яр Чаллы шәһәренең Мәләкәс аръягы микрорайонында 39нчы мәктәп ачылды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Татарстан мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман, Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашты.
Наил Мәһдиев үз чыгышында барлык катнашучыларны Белем көне белән котлады. “Безнең өчен бүген аеруча зур бәйрәм. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән шәһәребездә 1нче сентябрь бәйрәмендә яңа заманча мәктәп ачыла, - диде ул үз чыгышында. – Ел саен яңа мәктәпләр ачылу күркәм традициягә әйләнде. 2018 елның 1нче сентябрендә без дә бу традициягә тугрылыклы калдык. 1 млрд 40 млн сумлык, ике спорт залы, ике бассейны, искиткеч спорт шәһәрчеге булган мәктәп барлыкка килде. Бу мәктәпнең җиһазлары гына да 240 млн сумнан артык тора. Болар барысы да безнең балаларыбыз өчен”, - диде ул.
Алексей Песошин үз чыгышында Татарстан Республикасында бүген 418 000гә якын бала алдында мәктәп ишекләре ачылуын билгеләп үтте. 50 000нән артык бала беренче класска укырга керде.