Ульянга татар яшьләре җыела

2012 елның 30 марты, җомга
31 мартта Ульян шәһәренең Татар мәдәният үзәгендә Ульян өлкәсе татар яшьләренең IV төбәк форумы узачак. «Милләтебез хәзинәләре» дип аталган форумга Ульян шәһәре һәм Ульян төбәгенең яшьләр оешмасы вәкилләре җыела. Шулай ук, Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән дә кунаклар киләчәк.
Әлеге проектның максаты - татар мәдәнияте, татар телен саклау мәсьәләләре, татар яшьләрен гражданлык җәмгыяте формлаштыруда актив катнашырга чакыру һәм башка милләтләр белән үзара дустанә багланышларны җәелдерү.
Проектны тормышка ашыручылардан алынган мәгълүматларга караганда, форум вакытында берничә “түгәрәк өстәл” эшләве дә күздә тотыла. Яшьләр татар яшьләренең үзара багланышлары һәм эшмәкәрлек, татар яшьләре тормышында диннең роле турында фикерләшәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International