Чаллы укучылары җәен палаткалы һәм көймәле лагерьларда ял итәчәк

2012 елның 29 марты, пәнҗешәмбе
Быелгы җәйдә Чаллы мәктәпләре яны лагерьларында барлыгы 9216 мәктәп баласы ял итәчәк, дип хәбәр итә “Челнинские известия” газетасы.
Тагын 2891 юллама көзге каникулларга планлаштырылачак. Аларның бәясе әлегә ачыклана. Әмма һәрхәлдә узган елгыдан югарырак булыр дип көтелә. Ата-аналар өлеше, һәрвакыттагыча, бәясенең 15 процентын тәшкил итәчәк.
Шәһәр яны сәламәтләндерү лагерьларында ташламалы бәяләрдән 2310 бюджет өлкәсендә эшләүче ата-аналарның баласы ял итәчәк, шундый ук бәхет коммерцияле оешмаларда эшләүче ата-ананың 1065 баласына да тәтиячәк.
Хезмәт һәм ял лагерьларында ял итү белән берлектә 781 балага эшләп алу мөмкинлеге дә тудырылачак. Профильле лагерьларда 2010 бала җәйге ялын үткәрер дип көтелә. Алар – җәмәгатьчелек оешмалары активистлары, төрле түгәрәкләргә, секцияләргә йөрүчеләр, төрле олимпиадаларда җиңү яулаучылар.
Шул ук вакытта палаткалы һәм көймәле лагерьлар оештыру да күздә тотыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International