Татарстан укучылары Халыкара Менделеев олимпиадасында көмеш медаль яуладылар

2026 елның 22 апреле, чәршәмбе

Бүген 60нчы Халыкара Менделеев олимпиадасы (ММО-60) җиңүчеләрен тантаналы рәвештә бүләкләү чарасы узды. Тантана М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының Ломоносов корпусында үтте.

60нчы Менделеев олимпиадасында 35тән артык илдән (Кытай, Вьетнам, Үзбәкстан, Төркия, Куба, Монголия, Бразилия, Шри-Ланка, Сәгуд Гәрәбстаны һ.б.) 200 укучы катнашты.

Россия җыелма командасы составында Татарстан Республикасы данын яклаган укучылар – Азамат Шәрәфиев (Казан шәһәренең инглиз телен тирәтен өйрәнүче 9нчы урта мәктәбе) һәм Сәид Нургаянов (Казанның 131нче лицее) көмеш медальләргә лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International