Татарстанда 30 милләт вәкилләре өчен 111 якшәмбе мәктәбе ачылды

2026 елның 22 апреле, чәршәмбе

Быел Татарстанда Казан күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең 111 бүлеге ачылды, аларда 30 милләтнең теле, мәдәнияте һәм традицияләре өйрәнелә. Бу хакта «Күптөрлелектә бердәмлек: күптелле этномәдәни белем бирүнең заманча практикалары» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова хәбәр итте.

Министр урынбасары сүзләренчә, халыкның милли төрлелеген һәм этномәдәни ихтыяҗларын исәпкә алып, белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәктәпләр челтәре формалашкан. «Балалар бакчаларында рус, татар, чуаш, удмурт, мари, мордва телләрендә укыту һәм тәрбия төркемнәре оештырылган», – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International