Урта һөнәри белем бирү студентлары үз проектларына 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак

2026 елның 22 апреле, чәршәмбе

Көллият һәм техникум студентлары үз проектларын үстерү өчен 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак. Бу хакта вице-премьер Дмитрий Чернышенко хәбәр итте, аның сүзләрен Россия Хөкүмәтенең МАКС каналы җиткерә.

Физик затлар өчен «Росмолодежь.Гранты: Двигай сообщества» конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Конкурс «#двигай_сообщества» номинациясе буенча уза.

Катнашучылар урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә студентлар медиасын булдыруга, белем бирү программаларын, чаралар, конкурс һәм фестивальләр үткәрүгә, шулай ук яңа секцияләр һәм клублар ачуга яисә булганнарын үстерүгә юнәлтелгән проектларны финанслауга дәгъва итә ала.

Конкурска гаризаларны Россия һәм Абхазия Республикасының 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге гражданнары бирә ала. Гаризалар «Россия яшьләре» сайтында 20 майга кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International